18 майда Чистайның «Юлдаш» интернат йортында тыл хезмәтчәне Фаһимә Хәбибуллина туган көнен билгеләп узды. Аңа 92 яшь тулды.
Фаһимә Габдрахман кызының язмышы кызыклы һәм катлаулы. Ул Чистай шәһәрендә туган, сугыш башланганда аңа 15 яшь була. 1941 елның октябрендә шәһәргә Мәскәүнед икече сәгать заводы күчерелә. 1942 елның гыйнварыннан завод сугыш өчен кирәкле продукция чыгара башлый. Фаһимә 8нче цехта эшли. Ә бердәнбер ял көнендә күршеләренә булыша торган була...
Сугыштан соң кыз кияүгә чыга һәм Ташкентка китә. Лаеклы ялга чыкканчы газетта фотооператор булып эшли. 2000 елда Чистайга кайта.
Хезмәттәге батырлыклары өчен медальләр белән бүләкләнгән.
Туган көнендә Фаһимә Хәбибуллинаны интернат-йортның директоры Елена Альбертовна Четырчинская һәм дуслары котлады. Истәлекле бүләк тапшырдылар, иң яхшы теләкләр теләнде.