«Астра»да табигатьне сакларга өйрәттеләр

2018 елның 21 мае, дүшәмбе

«Астра» тернәкләндерү үзәгендә  «Бу искиткеч хайваннар» дип исемләнгән «Могҗизалар кыры» уены үтте.

Нигъмәдҗанова Зөлфирә һәм Закирова Сәкинә чараның максатын балаларда йорт һәм кыргый хайваннарга, табигатькә мәхәббәт, сак караш тәрбияләү, белгән белемнәрен тирәнәйтүне, диделәр.

Проектта барлыгы 23 кеше катнашты. 9 бала уенда катнашты, ә 14 кеше тамашачы булды. Уен бик җанлы үтте, балалар алып баручының сорауларына җавап бирде, үзләренең осталыкларын күрсәтте:җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр.

Балалар тагын бер кат табигатьне сакларга кирәк икәненә төшенде. Әти – әниләрдә һәм балаларда бу уен зур кызыксыну уятты, бу чарадан барысыда канәгать калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International