Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җирле үзидарә, контроль-күзәтчелек, хокук саклау һәм салым дәүләт органнары белән берлектә хезмәт хокуклары, эш хакының тулы түләнүе буенча хезмәттәшлекне дәвам итә.
Әлеге проект барышында Әгерҗе районының 3 предприятиесе хезмәт хаклары буенча әҗәтне тулысынча каплаган. Болар: «Нәүрүз» ҖЧҖ, «Агрофирма-Әгерҗе» ҖЧҖ һәм «Агро-Престиж» 122, 127 һәм 43 эшчесенә тулысынча әҗәтләрен кайтарган(1831,0 мең сум, 1026 мең сум һәм 172,4 мең сум).