2018 елның 17 маенда Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортына хөрмəтле волонтер һəм хəйрияче Зиатдинов Рəшид Зəйнетдин улы килеп китте.
Интернатта яшəүчелəр Рəшид Зəйнетдин улын һəрвакыт сөенеп каршы ала. Ул үзенең тормышны яратуы, үзен егетлəрчə тотуы белəн өлкəннəрне жəлеп итте.
Кунак гармунга кушылып жырлар башкарды, үзенең тынгысыз тормышы турында сөйлəде. Аның башкаруындагы жырлар йөрəклəргə үтеп керə, күзгə яшьлəр китерə. Өлкəннəр гармун жырларын бирелеп тыңлады.