«Асылташ»та гаилә бәйрәме

2018 елның 15 мае, сишәмбе

Чаллының «Асылташ» Актлар залында приют администрациясе, кунаклар, ата-аналар катнашында «Бәхетле йорт» дигән тамаша узды.

«Гаилә - ул җирдә иң күңелле, җылы урын. Һәм бу урында син чын - чынлап бәхетле!» Гаилә - ул, сине ни өчен түгел, ә син булган өчен ярата торган урын. Ул газиз йорт. Анда тәмле камыр ризыклары хушисе килә, зур өстәл артында якын кешеләр җыела, бергә сөйләшәләр, бәхәсләшәләр, шатланалар, дип проект авторлары.

Гаилә - ул дәүләтнең ячейкасы гына түгел, ул - үзе бер дәүләт. Юкка гына 15 майда бөтен ил буенча гаилә көнен билгеләп үтмиләр. «Асылташ»та узган гаилә бәйрәмендә тәрбияләнүче балалар, шулай ук аларның әти-әниләре катнашында конкурслар үткәрелде. Шаян конкурслар бик күңелле узды.

Мондый чаралар үткәрү балаларны һәм ата-аналарны бер-берсе белән якынайту өчен бик кирәк, дип саный педагоглар. Соңыннан жюри әгъзалары балаларның талантларын, эрудицияләрен билгеләп үтте. Бәйрәмдә бүләкләр дә өләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International