1207 татарстанлыга беренче баласы өчен акча билгеләнгән

2018 елның 21 мае, дүшәмбе

Татарстан республикасының социаль ярдәм күрсәтү бүлекләренә 2018 елның 1 гыйнварына кадәр гаиләдә туган беренче бала өчен түләүгә гаризалар кабул итү дәвам итә.

Агымдагы елның 20 маена беренче балага ай саен түләнелә торган акча республикада 1207 анага билгеләнгән.

Татарстан аналарына пособие быел 8490 сум тәшкил итә. Ай саен түләүләргә 2018 елның 1 гыйнварыннан бала тапкан яки уллыкка бала алган ана дәгъва кыла ала. Моның өчен ананың да, баланың да Россия гражданины булуы һәм даими тору урыны(прописка) булу шарт. Шулай ук гаилә кереме дә мөһим роль уйный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International