Югары Осланда хатирәләр терапиясе

2018 елның 21 мае, дүшәмбе

Югары Ослан муниципаль районының «Өмет утрауы»  комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “Хатирәләр терапиясе” узды.

Өлкәннәрнебез турында кайгырту-һәрберебезнең изге бурычы. Аларның картлык көннәре ялгызлыкта, ятимлектә үтмәсен өчен төрле чаралар үткәрелә. Хәзерге вакытта, өлкәннәр һәм инвалидлар белән эшләүнең төрле ысуллары бар. Бу ысуллар белән эшләү аларга көндәлек тормышның зур энергетик ритмында югалып калмаска, ә замана белән бербөтен  булып яшәргә ярдәм итә.

Социаль ярдәм курсәтүнең иң перспективалы алымы булып, өлкәннәрнең, үзләренең үк яшәү ресурсларын куллануы тора. Шундый ресурсларның иң әһәмиятлесе - ул истәлекләрне барлау.  Хатирәләр терапиясе – өлкән яшьтәгеләргә яшәлгән гомерләренең, үзган тормыш юлларының мәгънәсен, кирәклеген, әһәмиятен бәяләргә ярдәм итә, ди проект авторлары.

Бу метод ярдәмендә кеше, индивидуаль әңгәмәдә яки нинди дә булса кумәк группада үзенең гомер юлын, үткәннәрен барлый, искә төшерә. Балачак, мәктәп еллыары, сабакташлар беренче укытучы, коллективтагы гадәти эш көннәре, хәтергә уелып калган ниндидер вакыйгаларны искә алу, өлкәннәргә үзләренең тормыш тәҗрибәсенең кыйммәтен, еллар буена тупланган акыл һәм хезмәт байлыгын бәяләргә ярдәм итә.

Югары Ослан муниципаль районының «Өмет утрауы»  комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә әлеге технология уңышлы кулланыла.

Бүген социаль хезмәт күрсәтүче Елена Абдрахманова, 20 ел Яр Моркваши авылының почта бүлекчәсе башлыгы булып эшләгән, хезмәт ветераны Олимпиада Васильевна Андрееваның хәлен белеште.Олимпиада Васильевна күп кенә мактау кәгазьләре һәм грамоталар иясе. Үзенең гомер юлы белән таныштырганда, ул иң бәхетле балачак һәм яшьлек елларын ассызыклап үтте. Әңгәмә гаилә фотоальбомы һәм истәлекле открыткаларны карау белән үрелеп барды. Бу ысул өлкән яшьтәгеләрнең яшәешен уңай кичерешләргә баета, депрессиядән качарга, киләчәктә дә кыенлыкларга баш бирмәскә, алар алдында югалып калмаска ярдәм итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International