Бөек Җиңү көне алдыннан Биектау районының «Өмет» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә яшьләрдә ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү җәһәтеннән тантаналы чаралар узды.
Ямәширмә авылында социаль ярдәм алучы балигъ булмаганнар белән бергәтөркемле дәресләр оештырылды. Балалар сугыш еллары турында сөйләде, җиңүгә нәрсәләр хисабына ирешкән турында дабәян иттеләр, соңыннан ветераннарга үзләре ясаган котлау открыткалары тапшырдылар.
Шушы көннәрдә Биектау районында Георгий тасмасы акциясе дә үтте. Волонтерлар берничә йөз лента өләште.