Чаллыда ветераннарны котладылар

2018 елның 8 мае, сишәмбе

Яр Чаллының Автозавод районы буенча “Ышаныч” үзәге хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветҗераннарын Җиңү бәйрәме белән котлады.

Ветераннар кунакларны ачык йөз белән каршы алды. Хатирәләрен яңартып, яшьлек еллары турында сөйләделәр.  93 яшьлек Бөек Ватан сугышы инвалиды Мизхәт Гыйләҗев бүгендә актив тормыш алып бара. Яз, җәй айларында йорты каршында чәчәкләр үстерергә ярата ул.

Тагы бер ветеран Константин Константинович Крышталь сәламәтлеге какшау сәбәпле Җиңү парадында катнаша алмый. Ләкин барыбер ул әле бәйрәмгә чын күңеленнән шатлана, ди үзәк хезмәткәрләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International