Бүген Әлки картлар һәм инвалидлар интертат-йортында социаль хезмәт алучылар өчен төркемле хезмәт терапиясе оештырылды.
Хезмәт терапиясендә катнашканнар учреждение территориясендә чәчәкләр утыртты, үсентеләргә су сиптеләр. Бу гамәлләрне картлар бик теләп башкарды. Мондый чаралар өлкәннәрдә зур кызыксыну уята, аларның моңарчы яшеренеп яткан сәләтләрен ачарга да булыша, ди проектны оештыручылар.