17 майда Халыкара «Балалар ышаныч телефоны» көне уңаеннан «Тәтеш балкышы» гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге бүлеге белгечләре «Иң мөһиме безне ишетү» дип исемләнгән акция уздырды.
Әлеге проект уңаеннан буклетлар төзелде һәм шәһәрнең үзәк паркында балалар һәм яшүсмерләргә таратылды, дип хәбәр итә чараны оештыручылар.