Чаллыда Гражданлык активлыгы һәм волонтерлык елы уңаеннан чаралар уза

2018 елның 17 мае, пәнҗешәмбе

Гражданлык активлыгы һәм волонтерлык елы уңаеннан «Изгелек» инвалидларның тернәкләндерү үзәгендә Чаллы шәhәрнең 14-нче номерлы «Балалар-яшүсмерләр үзәгендә укучы, «Мөстәкыйль балалар» дигән Республика проектының активистлары социаль хезмәт алучылар янында булды.

Чараның максаты рухи традицияләрне торгызу hәм социаль яктан якланмаган халык категорияләренә ярдәм итү идее, дип хәбәр итә проект авторлары.

Проектнын кураторы Светлана Арутюнян җитәкчелегендә балалар заманча биюләр, рус һәм татар телләрендә җырлар, Бөек Ватан Сугышы турында шигырьләр укыды. Чара ахырында активист балаларның реабилитантларга бүләкләр тапшырулары алар өчен көтелмәгән күңелле сюрприз булды. Чарада 26 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International