«Бергә булдырабыз» республика проектын тормышка ашыру уңаеннан «Возрождение» физик яктан чикле яшүсмер һәм балалар тернәкләндерү үзәгендә Бөгелмәнең «Җиңү волонтерлары» кадет-интертат мәктәбе вәкилләре булды.
Очрашуның максаты инвалид-балаларның аралашу даирәсен җәелдерү. Үз яшьтәшләре белән аралашу, коммуникатив күнекмәләрен арттыру.
Хәрби киемдәге яшь кадетларның бердәм атлап йөрүләре балаларда гына түгел, өлкәннәрдә дә соклану хисе уята. Физик яктан чикле балалар кадетларның тормышы белән якыннан танышты. Аларга Калашников автоматы, аның үзенчәлекләре турында сөйләделәр. Тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр үзләре дә кадетларга кушылып, кызыксынган сорауларын бирде.
Проект авторлары хәбәр иткәнчә, мондый очрашулар һәр ике якка да файдалы.