Кукмараның Гаилә бәйрәмендә бүләкләр өләштеләр

2018 елның 17 мае, пәнҗешәмбе

2018 елның 16 маенда Кукмараның «Тылсым» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Гаилә көненә карата чара үткәрде.

Бу чарага авыр тормыш шартларында яшәүче гаиләләр чакырылды. Чакырылган гаиләләр каршында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рузалия Галиева Хәким кызы,социаль яклау отделы җитәкчесе Светлана Замалиева Валентин кызы, опека җитәкчесе Нурзидә Габделганиева Наил кызы, яшүсмерләр белән эшләүче өлкән инспектор Гөлназ Гыйльфетдинова Саубан кызы, директор урынбасары Инна Баһавиева Геннадий кызы, методист Гөлназ Мәхмүдова Гөлназ Рәзиф кызы, хезмәт биржасы белгече Алсу Емалеева Рамил кызы чыгыш ясады.

Чара барышында мәхәббәт, ышану, хөрмәт итү темалары күтәрелде.

Гаилә бүлеге белгечләре тарфыннан уеннар уздырылды һәм бүләкләр тапшырылдые. Чара бәйрәм табыны янында тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International