Әлмәттә вакансияләр ярминкәсе узачак

2018 елның 17 мае, пәнҗешәмбе

1 июнь көнне Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакансияләр ярминкәсе оештырылачак.

Ярминкә иртәнге 8 сәгать 30 минутта башланачак. Проект авторлары хәбәр иткәнчә, чара мәктәп балалары һәм студентлар тәгаенләнгән.

Ярминкәдә катнашу өчен 2018 елның 25 маена кадәр нинди категориядәге хезмәткәрләргә ихтыяҗ һәм әлеге хезмәт урыннарына кытлык турындагы мәгълүматларны бирү мәҗбүри.

Әлмәт шәһәре, Герцен урамы 86 А.йорты.

Тулырак мәгълүматны  (8553) 32-34-94, 32-34-95телефоннары аша алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International