Спас районында Альцгеймер авыруы темасына әңгәмә тыңладылар

2018 елның 17 мае, пәнҗешәмбе

2018 елның 16 маенда Cпас районы интернат-йортында өлкəн шəфкать туташы Ольга Кузнецова «Альцгеймер авыруы, аның барышы һəм дəвалау» темасына әңгәмә уздырды.

Чарада өлкəн буын вәкилләре катнашты. Ольга Александровна əлеге авыр чирнең симптомнары турында сөйлəде. Өлкəннəргə бу авыруның нинди хаста булуы, ничек үтүе, һəм мондый чир белəн ничек тулы канлы тормыш белəн яшəп булуы  турында аңлатты, дип хәбәр итә чараны оештыручылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International