Минзәләдә «Сәламәтлек» клубы вәкилләре очрашты

2018 елның 17 мае, пәнҗешәмбе

Минзәлә районының  М. Җәлил исемендәге паркта  «Сәламәтлек» клубының  чираттагы очрашуы булып узды.

 Очрашу өлкән яшьтә прививкалар ясату темасына багышланган иде. ТРның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Минзәлә муниципаль районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге  медицина хезмәткәре Елена Малькова барлык катнашучыларга  вакциналаштыру турында сөйләде.

Ул прививкаларның уңай яклары белән  таныштырды, каршылыклы якларына тукталды. Әңгәмә ахырында, «Прививка ясасаң-сәламәт булырсын!» дигән буклетлар өләште.

 Өйдә социаль хезмәтләр күрсәтү бүлекчәсе  медицина хезмәткәре Дәүләтшина  Эльмира барлык катнашучыларны  энергияле зарядка ясарга чакырды. Ә социаль хезмәткәр Марина Штомпель күптән онтылган    «Лото» уенын уйнатты. Уенннарда барысы да катнашты, баллы призлар отты.

Паркта йөрү, өлкәннәргә  күп уңай тәэсир бирде, физик һәм эмоциональ торышларын арттырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International