Хисап атнасында эш бирүчеләр 4 102 вакантлы урын тәкъдим итте

2018 елның 16 мае, чәршәмбе

2018 елның 15 маена республикадахалыкны эш белән тәэмин итү органнарына рәсми рәвештә теркәлүчеләр саны 11 809 җитә.

Элгәреге хисап датасы нәтиҗәләре буенча бу 295 кешегә азрак. Татарстанда ачыкланган эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр санының 0,58 % тәшкил итә.

Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте оешмаларына хезмәт урыннары тәкъдим итүчеләр 39552 урынга ихтыяҗ барлыгын белдерә.

Хисап тотылган атнада хезмәт эш бирүчеләр 4 102 вакантлы урын тәкъдим иткән. Хезмәт базарындагы тыгызлык коэффициенты шартлы рәвештә бер урынга 0,3 кеше тәшкил итә

Күрсәтелгән хисап дәверенә 364 татарстанлы эшсез дип танылган. Шунсын билгеләп узарга кирәк: яңа гына эшсез калучыларның 344 се элек хезмәт урынына ия булган. 30 граждан рәсми төстә оешмалары бетерелү аркасында яисә штат кыскартылу сәбәпле эшсез, дип танылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International