Кама Тамагында гаиләгә дан җырланды

2018 елның 16 мае, чәршәмбе

Кама Тамагы районының «Богородский рай» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә гаилә бәйрәме оештырылды.

“Халыкара гаилә” көненә багышланган чараны    дәүләт автоном учреждениесенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Айсина Алия, аниматор Минигалиева Алинә белән берлектә уздырды.

Халыкара гаилә көне – безнең өчен яңа бәйрәм. Россиядэ ул 1994 елның 15 маеннан билгеләп үтелә.

Гаилә адәм баласына ышаныч һәм өмет өсти, ди проект авторлары. Бәйрәм барышында балалар белән күңелле конкурслар, бию уеннары үткәрелде һәм гаилә турында видеофильм күрсәтелде.

Чара ахырында балаларга татлы бүләкләр һәм канцелярия кирәк-яраклары таратылды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International