Баулы гаилә кыйммәтләрен кайгырта

2018 елның 16 мае, чәршәмбе

«Бәхетле һәм ныклы гаилә булдыру миннән тора» дигән шигарь астында Баулының «Милосердие»  халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә бәйрәм узды.

Соңгы елларда гаиләләрнең таркалуы ешрак күзәтелә, аларда тискәре йогынтылы психологик климат урнаша, буыннар проблемасы кискенләшә. Барлык прогрессив дәүләтләрнең максаты булып гаиләне саклау, аны югары әхлаклылык  чорына кайтару  тора, ди проект авторлары.

Ел саен «Милосердие»  халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Бу ел да искәрмә түгел. 15 май көнне гаиләгә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә ярдәм алучылар «Бәхетле һәм ныклы гаилә булдыру миннән тора» дигән шигарь астында оештырылган чарага чакырылды.

Котлау сүзләре белән гаиләләргә бүлек мөдире вазифаларын башкаручы Таңсылу Наилевна мөрәҗәгать итте. Ул  барлык килүчеләрне бәйрәм белән котлады, яше һәм социаль хәленә карамастан, һәрберебез өчен гаилә һәрвакыт беренче урында булачагын  билгеләп үтте. Сәламәтлек һәм барлык гаилә эчендә була торган аңлашмаучанлыкларның уңышлы хәл ителүен теләде.

Чара барышында гаиләләр мини-конкурсларда һәм уеннарда актив катнаштылар, рәсем ясадылар, табышмакларга җавап бирделәр, гомумән, вакытны бик күңелле үткәрделәр. Гаилә белән ял итү, күңел ачу өчен бик матур чара килеп чыкты. Ахырда балаларга ИП Агаев Ровшан Сахибали оглыннан татлы призлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International