«2017-2018 елларда чит илләрдә яшәүче ватандашларыбызның үзләре теләп Татарстан республикасына күченүләренә ярдәм итү» дәүләт программасы ТР Министрлар Кабинетының 2017 елның карары нигезендә кабул ителгән.
Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы бүгенге көнгә әлеге дәүләт программасында катнашырга теләүче 135 гражданның гаризасын карады инде. Ул гаризалар Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча эмиграция мәсьәләләре идарәсеннән килгән. Күрсәтелгән гражданнарның күчеп китәргә теләгән төп илләр: Украина, Үзбәкстан, Казахстан, Таҗикстан.
Гаризалар карау нәтиҗәсендә 58 кандидатурага дәүләт программасында катнашырга рөхсәт бирелмәгән. 77 кандидатура килешенгән.
Рөхсәт бирелмәүнең төп сәбәпләре: үз һөнәре буенча эш тәҗрибәсе булмау, Россиядә эш стажы һәм туганнары юклыгы, Татарстан республикасы өчен кулай булмаган өлкәләрдә хезмәт эшчәнлеге алып бару.
Программада катнашу өчен ТРның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының килешүе түбәндәгеләргә тапшырылды:
Дәүләт программасында катнашучыларны Казан, Чаллы, Лениногорск, Менделеевск, Алексеевск һәм Лаиш районнарында күчерәчәкләр.
Республика территориясенә катнашырга теләк белдергән 144 кеше һәм аларның гаиләләре планлаштырыла.