Татарстан республикасына күченүләренә ярдәм итү дәүләт программасы нигезендә 19 таныклык бирелгән

2018 елның 13 апреле, җомга

Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча миграция мәсьәләләре идарәсе 2018 елның 13 апреленә кадәр «2017-2018 елларда чит илләрдә яшәүче ватандашларыбызның үзләре теләп Татарстан республикасына күченүләренә ярдәм итү» дәүләт программасы нигезендә 19 таныклык биргән.

2018 елга федераль бюджет турындагы закон һәм 2018-2020 еллардагы дәүләт программасын үтәүнең 2019-2020 еллардагы план дәверендә Татарстан Республикасында финанс булышлыгы каралган (2018 елга 311,8 мең сум, 2019 елга - 322,5 мең сум, 2020 елга – 318,4 мең сум).

Шуны истә тотып, ТРда 2019-2020 елларга ватандашларны күчерү буенча дәүләт программасын эшләү планлаштырыла, аның өчен республика бюджетыннан 6035,2 мең сум күләмендә акча бүлеп бирү күздә тотыла (2019 елда – 3017, 6 мең сум, 2020 елда – 3017, 6 мең сум).

Дәүләт программасы оешма ара характерда. Аның чаралары чит илләрдә яшәүче ватандашлар һәм Татарстан Республикасында даими күченеп яшәргә теләүчеләр потенциалын берләштерүгә юнәлдерелгән. Бу программа бөтен республика территориясендә тормышка ашырыла.

Дәүләт программасын гамәлгә ашыру республикада демографик вәзгыятьне яхшыртуга һәм республика икътисадына өстәмә хезмәт ресурслары җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International