Югары Ослан районындагы «Өмет утрауы» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә Халыкара Гаилә көне билгеләп үтелде.
Югары Ослан районындагы «Өмет утрауы» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге гадәттәгечә Гаилә көнендә катнашмыйча калмады. Шулай Печище авылындагы авыл мәдәният йорты белән берлектә, социаль хезмәтләр алучы гаиләләр өчен «Ныклы гаилә» бәйрәм чарасы оештырылды. Аның программасы үз эченә хәрәкәтчән уеннар, викториналар һәм конкурслар алды. Гаиләләр барысы да спорт һәм интеллектуаль конкурсларда бик теләп катнаштылар. Бу чара катнашучыларга баллы призлар тапшыру белән тәмамланды.
15нче май Халыкара гаилә көне дип билгеләп үтелә. Бу чагыштырмача яшь бәйрәм, 1993нче елда БМОның Генераль Ассамблеясы тарафыннан билгеләп үтелә башлый. Бәйрәм җәмәгатьчелек игътибарын гаиләнең заманча нигезләмәсенә, аның җәмгыять тормышында һәм яшь буынны тәрбияләүдәге ролен күз алдында тотып уздырыла.
Кеше гомере гаиләдә башлана, гаиләдә үк гражданин буларак формалаша. Гаилә — мәхәббәт, хөрмәт һәм бердәмлек чыганагы, фәкать шул очракта гына алга киткән җәмгыять төзелә. Ә ул, үз чиратында, кеше яшәеше өчен бик кирәкле. Иминлек, гаилә ил үсешенең һәм алга китешенең төп этәргечләре.