«Мәрхәмәт» хезмәткәрләре ветераннарының чәчләрен кисте

2018 елның 10 мае, пәнҗешәмбе

Түбән Кама районының «Мәрхәмәт» комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге сугыш ветераннарының өйләренә барып бушлай чәчләрен кисү эшен оештырды.

Һәр ветеранның гозере үтәлде, бу көнне бер ветеран да игътибардан читтә калмады. Социаль ярдәм күрсәтү учреждениесендә барлыгы 126 сугыш ветераны исәптә тора. Шуларның күбесе фәкать өйләрендә генә утыра, урамга чыгып йөри алмый.

Социаль хезмәт күрсәтүчеләр белдергәнчә, һәр ветеранның тормышын яхшырту аларның төп бурычы. 3 социаль хезмәткәр 24 авыр хәлдәге пенсионырның чәчен алырга өлгерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International