Түбән Кама мәшгульлек үзәге бүлеге башлыклары Айзирә Шәмсетдинова һәм Ландыш Максимова хезмәт урыннары тәкъдим итүчеләр белән оештырылган чарада катнашты.
Чара яшүсмерләрне җәйге ял вакытында эшкә урнаштыру мәсьәләсенә багышланды. Биредә Түбән Кама районының 40 тан артык уку йорты вәкилләре катнашты.
«Түгәрәк өстәл» барышында мәктәп укучыларының ялын оештыру, сәламәтләндерү һәм эшкә урнашу буенча да фикер алышынды.
Җәйге чорда 2000 яшүсмер эшкә урнашырга планлаштыра. Алар белем бирү учрежденияләре базасында эшче ярдәмчеләре буларак хезмәт куячак.