«Минем гаилә – минем шатлык»: «Изгелек»тә бәйрәм концерты узды

2018 елның 15 мае, сишәмбе

Бүген, Халыкара гаилә көне уңаеннан «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Чаллының 19нчы номерлы «Аленка» балалар бакчасына йөрүчеләр бәйрәм концерты оештырды.

«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Нык гаилә» проекты уңаеннан музыка укытучысы Гөлсинә Гәрәева һәм тәрбиячеләр Гөлнара Диазтдинова, Рәзилә Шәнгәрәева җитәкчелегендә 19нчы «Аленка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр концерт куйды.

Чараның максаты балалар һәм өлкәннәр арасында рухи-эмоциональ элемтә ныгыту , бәйрәм кәефе булдыру һәм гаилә нигезен үстерү.

Яшь башкаручылар әзерләгән концерт программасы «Минем гаиләм – минем шатлыгым» дигән темага багышланган. Сабыйлар тырышып һәм чын күңелдән җырлар башкарды, кайгыртучан әни һәм көчле әти турында шигырьләр сөйләде. «Әби һәм бабай бакчасында нәрсәләр үсә» дигән шаян бию барсының да күңеленә хуш килде.

Социаль хезмәт алучылар сабыйларны җылы каршы кабул итте, «артист» балалар чыгышында үзләренең оныклары һәм оныкчыкларын күргәндәй булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International