Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшъсмерләр өчен социаль приюты балалары Лев Толстой әсәрләре буенча ясалган рәсемнәр ясады.
Балалар бөек язучының «Косточка», «Лев и собачка», «Котенок», «Два товарища» һ.б. әсәрләрендәге каһарманнарны кәгазъгә төшергән. Үз эшләрендә балалар Толстой геройларының характерларын чагылдырырга омтылган.
Тәрбияче Ирада Мадиярова сүзләренә караганда, рус классигы балалар аңларлык, гади тел белән язылган бик күп әсәрләр иҗат иткән. Бу әсәрләре бүгенге көндә дә үз актуальлеген югалтмаган. Толстой әсәрләрендә яхшылык, миһербанлык, мәхәббәт төшенчәләре алга сөрелә, укучыны алар тирә-юндәгеләрне хөрмәт итәргә өйрәтә.