Түбән Каманың «Веста» гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең хезмәт буенча дә инструкторы Лариса Евстратьева социаль карамакта торучы балалар өчен интерактив дәрес уздырды.
«Без хәтерлибез! Без горурланабыз!» чарада 15 бала катнашты. Очрашуның максаты: илебездә узган Бөек Ватан Сугышы ветераннарына ихтирам тәрбияләү.
Дәрес башында инструктор балалардан нинди бәйрәм якынлашуын сорады Ул нинди вакыйгага багышланган? Балалар җавабын тыңлагач, педагог фашистларга каршы көрәштә иң бөек вакыйгаларның берсе булып Бөек Ватан сугышында безнең илнең җиңүе икәнен аңлатты.
Сугыш чорын тасвирлаган презентация барышында балаларга ватаныбызны якларга өлкәннәр генә түгел ә балалар да баруын искәртеп үтте. Аларның җилкәсенә сугышны ашамлык, хәрби техника, көнкүреш әйберләре, сугыш кирәк-яраклары белән тәэмин итү кебек катлаулы бурыч куелган була.
Сугышчан батырлыклары өчен уннарча мең бала орден һәм медальләр белән бүләкләнгән. Иң мөһиме, бу көннәрдә булган вакыйгаларны киләчәктә сугышлар булдырмас өчен буыннан-буынга җиткерергә һәм истә тотарга кирәк.
Хезмәт буенча инструктор Гүзәл Галиуллина 32 бала арасында «Без хәтерлибез! Без горурланабыз!» дип аталган кул эшләнмәләре һәм рәсем конкурсы уздырды. Бу эшләрдә балаларның сугыш һәм 9 май турында булган күзаллаулары чагылыш тапты. Конкурста катнашучы яшь рәссамнар, тыныч күк йөзенә аеруча басым ясаганнар иде. Иң яхшы эшләрдән күргәзмә оештырылды, ә җиңүчеләргә рәхмәт хатлары һәм татлы бүләкләр тапшырылды.