Яшел Үзәндә Экспертлар советы утырышы узды

2018 елның 11 мае, җомга

10 майда Яшел Үзән районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә Экспертного совет утырышы булып узды.

Утырыш барышында 8 бизнес-план каралды.

Экспертлар советының әгъзалары эшсез калган һәм яңадан һөнәри әзерлек узган гражданнарныж бизнес-планнары тикшерелде. Алар юридик зат булып теркәлергә һәм үз эшләрен ачарга теләгәннәр хөкүмәттән бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәм алачак. Дүрт кеше планы уңай хәл ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International