Әлмәттә ВИЧка каршы лекция укылды

2018 елның 15 мае, сишәмбе

14 -20 май көннәрендә социаль-мәдәни инициативалар Фонды ярдәме белән Халыкара СПИД корбаннарын искә алу көне уңаеннан чираттагы “Тукта ВИЧ/СПИД” дип аталган Бөтенроссия акциясе уза. 14 майда Әлмәтнең ВИЧ ка каршы  профилактика үткәрү һәм куркынычсызлык чаралары турында лекция укылды.

Бүген 14 нче май көнне әлеге акция кысаларында Әлмәтнең Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре һәм эш эзләүчеләр өчен ВИЧ ка каршы профилактика үткәрү һәм куркынычсызлык чаралары  турында лекция укылды. Әлмәтнең СПИД үзәгенең профилактика бүлеге җитәкчесе А.Р. Газыймова  тыңлаучыларга ВИЧ-инфекциягә каршы профилактика юллары һәм көрәш чаралары турында сөйләде, белешмәлекләр таратты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International