Министр Эльмира Зарипова татарстанлыларны Халыкара гаилә көне белән котлады

2018 елның 15 мае, сишәмбе

Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне Халыкара гаилә көне белән ихлас күңелемнән тәбрик итәм!

Элек-электән гаилә  җәмгыятьнең  рухи, милли, мәдәни  кыйммәтләрен саклаучы булып саналган. Нык һәм сәламәт гаилә илнең тотрыклы нигезен тәшкил итә. Шуңа күрә дә илнең социаль  сәясәтенең төп юнәлешләренең берсе – традицион гаилә кыйммәтләрен саклау һәм үстерү.

Хәзерге вакытта безнең республикада 1 миллион гаилә, шул исәптән өч  һәм аннан да күбрәк  баласы булган 33 743 – күпбалалы гаилә яши. Татарстанда гаилә мәнфәгатьләрен алга сөргән,  гаиләләргә ярдәм итү, гаилә кыйммәтләрен торгызу, бала тууга, тәрбияләү, укыту һәм ялын оештыру буенча дәүләт программалары эшли.

Бездә сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтүгә аерым игътибар бирелә. Балалар оешмалары һәм бала тудыру йортларының материаль-техник базасы ныгытыла, аларны заманча җиһазландыру эше алып барыла. 2017 елда республиканың беренчел медицина ярдәме күрсәтү системасы җитди модернизация узды. Агымдагы елда да алдан планлаштырылган 120 амбулатор-поликлиника бинасынада ремонт эшләре дәвам иттереләчәк.

 Татарстан Республикасы  Президенты Рөстәм Миңнеханов  ярдәме белән 2012 елдан мәгариф объективларын  капиталь төзекләндерү эше башланып китте. Ел саен моңа 2,5 миллиард сум финанс карала. Узган ел 110 мәктәпкәчә оешма һәм 36 мәктәп төзекләндерелгән.

 Балалар бакчаларында ясле төркемнәре оештыру программасы да мөһим юнәлешләрнең берсе булып тора. Балалы гаиләләргә федераль һәм республика дәрәҗәсендә социаль ярдәм күрсәтү каралган.

Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән узган ел азагында балалы гаиләләргә ярдәм итү уңаеннан яңа чаралар кабул ителде: беренче һәм икенче балага ай саен акча  түләнә, ана капиталы программасын 2021 елга кадәр озайтылды. Шулай ук, икенче һәм өченче балага ипотека кредиты дәүләт субсидиясе каралган.  Болар барысы да гаилә икътисадын үстерүгә юнәлдерелгән.

Шунысын да билгеләп узарга кирәк, Татарстан бу җәһәттән тагы да алга китте. Һәм авылда яшәүче хатын-кызларга бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәм күрсәтелә.  Агымдагы елның  1 гыйнварыннан гаилә бюджетының нинди булуына карамастан беренче  яки өченче балага 50 дән алып 100 меңгә кадәр акча түләнә.

Хөкүмәт максималь рәвештә  аз керемле һәм тормыш авырлыкларына дучар ителгән гаиләләргә дә ярдәм итә. Социаль хезмәткәрләр элеге төркемнәр белән яңача эшләү формаларын эзли. Узган ел социаль оешмалар тарафыннан 50 197 гаиләгә ярдәм күрсәтелгән.

Әлеге бәйрәм көнендә үз балаларын гына түгел, ә тәрбиягә алган нарасыйларны да лаеклы итеп тәрбияләгән ата-аналарны, күп балалы гаиләләрне, яшь парларны, яңа гына тормыш корырга ниятләгән гашыйкларны  ихлас  күңелемннән тәбрик итәм. Һәр гаиләдә мәхәббәт һәм гармония, бер-береңә хөрмәт һәм аңлашу, бәхет һәм иминлек хәкимлек итсен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International