Түбән Кама балалар һәм яшүсмерләр өчен «Балкыш» социаль приютында Бөек Ватан сугышы вакытында һәлак булганнарга мәхәббәт, мәңгелек хәтер хакына “Агач утырт!” акциясе уздырылды.
Приют карамагындагы балалар ата-аналары белән бергә агачлар утыртты. Әлеге чара тәрбияләнүчеләрнең патриотик хисләрен арттыруга, буын элемтәләрен ныгытуга юнәлдерелгән.