Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан «Балкыш» социаль хезмәт күрсәтү үзәге балалар өчен спорт эстафетасы оештырды.
«Яшь патриот» проектының максаты балаларда ватанпәвәрлекне тәрбияләү, ди чараны оештыручылар. Балалар эстафетада бик теләп катнашты. Чарадан соң һәр катнашучыга Георгий лентасы һәм татлы бүләк өләштеләр.