Азнакайда Җиңү көне алдыннан социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен максатчан заезд оештырылды. Бу заезда социаль хезмәт алучылар арасында 14 сугыш чоры балалары һәм 1 Бөек ватан сугышы ветераны бар.
Ильясов Зиннур Шәйхевәли улы 1923 елның 8 сентябрендә дөньяга килә. Ул Ватан сугышы ордены белән, Бөек Ватан сугышының юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
Зиннур Шәйхевәли улы үзенең тормыш иптәше Наҗия апа белән 5 ул тәрбияләп үстерәләр. Ул шушы олы яшьтә булуына карамастан һәр яңа көнгә шатланып, балаларының һәм оныкларының уңышларына шатланып яши. Зиннур абый 15 оныгының һәм 6 оныкчыгының да яраткан бабасы.
Бөек Ватан сугышы ветеранын котларга район вәкилләре Ханнанов Рәмис Рәис улы, Кротов Владимир Алексей улы һәм Чалпы мәктәбе волонтерлары килгән иде.
Кунаклар Зиннур Шәйхевәли улын Җиңүнең 73 еллыгы белән тәбрик итеп, бүләкләр тапшырды. Ветеран да, үз чиратында, кунакларга зур рәхмәтен белдереп, аяз күк йөзе һәм бәхетле, тыныч тормыш теләде.
Социаль хезмәт алучылар алдында Чалпы мәктәбе волонтерлары бәйрәм концерты белән чыгыш ясады. Барлык катнашучыларда бу очрашудан зур канәгатьләнү алды. Бәйрәмдә сугыш чорына багышланган шигырьләр һәм җырлар яңгырады. Концерт азагында социаль хезмәт алучылар волонтерлар белән берлектә истәлеккә фотога төште.