Министрлык хезмәткәрләре «Татарстанның чиста урманнары» акциясенә кушылдылар

2018 елның 14 мае, дүшәмбе

Узган шимбәдә, 12 май көнне, республикада бердәм урман массивларының җыештыру көне узды. Үзәк акция Биектау участок урманчылыгы фонды территориясендә оештырылды. Бу көнне урман массивларын җыештыруга дәүләт гражданлык хезмәткәрләре, министрлыклар һәм ведомстволар хезмәткәрләре, җәмәгатьчелек вәкилләре һ. б. чыкты. Татарстан урманнарын саклауга үз өлешләрен ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хезмәткәрләре дә кертте.

Әйтеп үтик, «Татарстанның чиста урманнары» традицион акциясе республикада һәр ел саен җәй һәм көз үткәрелә – бөтен республика буенча урманнарда өмәләр уза. 2018 елда табигать саклау чаралары 25 апрельдә старт алды.

Акциянең максаты – урманнарның уңай санитар торышын булдыру һәм саклау, әйләнә-тирә мохит проблемаларына халыкның игътибарын җәлеп итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International