Киров районында вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак

2018 елның 11 мае, җомга

16 нчы май көнне Казан шәһәре Киров районы эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.

Чарада шәһәрнең төрле оешмалары катнашачак: Казан олимпия резервы училищесы, «Орион» АҖ, «Пекарня №1» ҖЧҖ, «Агротехмашстройсервис» ЯАҖ һ .б.

Дәгъва кылучыларга түбәндәге эш урыннары тәкъдим ителәчәк: слесарь-ремонтчы, пресслаучы, электромонтер, пешекче ярдәмчесе, пешекче, азык-төлек товарлары сатучысы, кладовщик,хисапчы, программист һ.б.

Чара 9.00 сәгатьтә башлана һәм түбәндәге адрес буенча уздырыла: Казан ш., Слободская ур., 23.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International