Республика өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортларда Җиңү Көнен билгеләп үттеләр

2018 елның 10 мае, пәнҗешәмбе

Арча интернат-йортында 8 май көнне тыл хезмәтчәннәрен һәм социаль хезмәтләрдән файдаланучыларны Җиңү Көне белән «Энерготранс» ҖЧҖ вәкилләре котлады.

Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында  Бөек Җиңүнең  73 еллыгына багышланган  хәйрия атнасы үтте. Өлкәннәрне һәм инвалидларны бәйрәм белән администрация, социаль яклау вәкилләре котлады.

Яңа Чишмә интернат-йорты хезмәткәрләре һәм кунаклары ветераннарга кайгыртучанлык, елмаюлар бүләк итәргә тырышты. Ветераннарга Яңа Чишмә авыл советыннан, “Почта России” ДУП, ветераннар оешмасыннан азык-төлек пакетлары, Россия Федерациясе президенты һәм Татарстан Республикасы президенты, шулай ук  Яңа Чишмә муниципаль районы башлыгы исеменнән котлау открыткалары тапшырылды. Үзәк китапханә системасы хезмәткәрләре китаплар күргәзмәсе оештырдылар һәм Бөек Ватан сугышына багышланган тематик чара уздырдылар.

8 май көнне Чистайның «Юлдаш» интернат-йортында зур бәйрәм концерты булып узды. Һәлак булганнарны тынлык минуты белән искә алдылар.

Бәйрәм чаралары, концертлар һәм ветераннарны котлаулар шулай ук Тәтеш,  Спасс, Чирмешән, Әлки районнары учрежденияләрендә оештырылды. Бу көннәрне өлкәннәрга карата җылы, ихлас котлаулар, рәхмәт сүзләре яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International