8 майда Кама Тамагы муниципаль районы «Богородский рай» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге дәүләт автоном учреҗдениесенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре «Ветеран йортында бәйрәм» чарасы үткәрде.
Чараның максаты: Бөек Ватан сугышы ветераннарының кәефләрен күтәрү, бәйрәм атмосферасы булдыру.
Социаль хезмәткәрләр сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәренең йортларында булды. Аларга сәламәтлек, муллык һәм гаилә бәхете теләп үз куллары белән ясалган эшләнмәләр – чәчәкләр тапшырдылар.