5 май көнне Тәтеш картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүче тыл хезмәтчәне Зәвлүн Мөхәммәтҗанова өчен вакыйгаларга шактый бай булды.
Быек Җиңү көне алдыннан карт хатынның энекәше һәм туганы хәлен белергә килде. Шулай ук Кама Тамагы җитәкчелеге дә тыл хезмәткәрен 9 май бәйрәме белән котлады. Зәвлүн әбигә нык сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.
Картлар йортында тәрбияләнүче әби, хәлен белүчеләргә олы рәхмәтен җиткерде, чәй табыны артында гамле сөйләшү уздырды.