Балалар ветераннарга хөрмәт күрсәтә

2018 елның 8 мае, сишәмбе

Халыкка социаль хезмәт күрсәтү «Гармония» үзәге социаль педагогы Татьяна Красавина «Җитез бармаклар»  программасы уңаеннан «Балалар ветераннарга» дигән төркемле чара уздырды.

Анда балалар үз куллары белән Җиңү көненә открыткалар ясады. Чарада 5 бала катнашты. Әлеге чараның максаты композицияләр  формалаштыру сәләтен устеру, өлкән яшьтәге кешеләргә тирән ихтирам тәрбияләү.

 «Бөек Ватан сугышы ветераннарына карата хөрмәтне һәм патриотик хисләрне кечкенәдән тәрбияләргә кирәк», - дип саный Татьяна Николаевна.

Ясалган открыткалар өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә торучы Бөек Ватан сугышы ветераннарына тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International