Зәй мәшгульлек үзәге тарафыннан һөнәри ориентлашу буенча хезмәт күрсәтелде

2018 елның 8 мае, сишәмбе

Агымдагы елның 4-5 маенда Зәй мәшгульлек үзәгенең әйдәп баручы инспекторы Дарья Филиповская «Шатлык» комплекслы социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалар өчен һөнәри ориентлашу буенча чара үткәрде.

Чара әлеге учреждениеләр арасында төзелгән килешү кысаларында оештырылды.

Профконсультант балаларга һөнәр төшенчәсен аңлатты. Чара барышында балалар «Кем һөнәрләрне күбрәк әйтә?», «Табышмакларга җавап бир», «Кем әтисе һәм әнисенең һөнәре турында сөйли», «Игътибарлы булл» уеннарында катнашты.

Һөнәрләр һәм мәшгульлек хезмәте эшчәнлеге турында мультсериал карады. Ә өлкәнрәк яшьтәге балалар өчен булачак һөнәрне сайлау буенча тестлаштыру уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International