Югары Осланда буыннар чылбыры өзелми

2018 елның 8 мае, сишәмбе

Югары Ослан районы картлар һәм инвалидлар йортында «Ветеранны котла» акциясе узды.

Акция уңаеннан картлар һәм инвалидлар йортында Шеланга урта мәктәп кадетлары булып китте. Интернат йортта тәрбияләнүчеләрне Җиңү бәйрәме белән котладылар чәчәкләр һәм котлау открыткалары өләштеләр. Балалар үз укытучылары белән бергә бәйрәм концерты тәкъдим итте.

Өлкәннәр кадетларның чыгышын яратып кабул итте. Очрашуның соңгы мизгелләрендә ветераннар «Катюша» җырын башкарды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International