Чаллыда - әдәби – патриотик сәгать

2018 елның 8 мае, сишәмбе

Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә китапханә мөдире Фирдая Зиганшина Җиңү көненә багышланган «Бу юлларда сугыш  төтене» дигән әдәби – патриотик чара үткәрде.

Чараның максаты: Ватанны саклаучыларга хөрмәт, буыннар арасында бәйләнеш булдыру һәм патриотик хисләр тәрбияләү иде.

Социаль хезмәт алучылар китапханәче сөйләме аша фронтта булган язучылар К. Симонов, М.Җәлил, Ф.Кәрим, А. Твардовский иҗаты аша якыннан таныштылар. Бу язучылар үз шигырьләре белән сугышчыларны рухландырдырып, яңа җиңүләргә омтылырга дәрт биргән.

Чарада катнашучылар үзләре дә яттан шигырьләр укыды. Сугыш кырында ятып калган туганнарын , горурлык хисләре белән күз яшльәре аша искә төшерде.Чарада 8 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International