Ветераннар янәшәдә яши!

2018 елның 8 мае, сишәмбе

Бөек Җиңү көне якынлашкан көннәрдә әлеге  исемдәге акция уздыру Зәй шәһәрендә традициягә әйләнде.

7 май көнне Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы «Шатлык» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү  үзәге социаль хезмәт күрсәтү  дәүләт автоном  учреждениесе хезмәткәрләре «Альянс» кафесы хуҗасы- шәхси эшмәкәр Оксана Ивановна белән берлектә өйдә социаль хезмәт күрсәтелүче Бөек Ватан сугышы ветераннарын өйләрендә кайнар ризык белән сыйладылар.

«Шатлык» үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Любовь Плешкова ветераннарны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады. Аларга исәнлектә-саулыкта озын гомер кичерүләрен теләде.

Бу акция ветераннар күңеленә бик хуш килде. Күзләрендәге яшь тамчылары, оештыручылар тарафыннан үзләренә карата булган игътибар һәм ихтирамга карата чын йөрәктән чыккан рәхмәт сүзләренең дәвамы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International