7 май көнне «Астра» тернәкләндерү үзәгендә Җиңү бәйрәме уңаеннан «Мәңгелек хәтер» дип исемләнгән чара узды.
Чарада безгә матур тормыш бүләк иткән батырларны искә алдык. Балалар үз куллары белән ветераннарга бүләк – открыткалар яссады. Башта бергәләп бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, Бөек Ватан сугышына багышланган документаль фильм карадылар.
Бергәләп сугыш турында җырлар башкарылды. Чара ахырында әти – әниләр, балалар һәм тәрбиячеләр урамда кешеләргә бәйрәм открыткалары таратты һәм бәйрәм белән котлады.
Чара ахырында күмәк рәсемгә төштеләр. Бәйрәм бөтен кешедә дә уңай тәэсир калдырды.