«Асылташ» бала һәм яшүсмерләр социаль приютында, патриотик тәрбиягә зур әһәмият бирелә. Жиңү бәйрәме уңаеннан, тәрбияче Газизова Эльвира балалар белән «Җиңү сәгатьләре» уздырды.
Шөгыль барышында балалар белән бик зур эшләр алып барылды: әңгәмә, иллюстрацияләр карау, Бөек Ватан сугышы турында шигырьрләр укыдылар. Бөек Ватан сугышы турында мәгълүматларын арттырдылар. Татарстан Республикасының Совет армиясе геройлары Кайманов Н.В., Баталов Ф.А., Сафиуллин Г.Б һәм башкалар белән таныштылар. Алган белемнәрне туплау өчен, балалар салют һәм җиңү китергән «9» санының рәсемен ясады. Арина М. «Җиңү бәйрәме» дигән иҗади эшен дә тәкъдим итте.
Һәр бала үзенең туган иленә карата горурлык хисләрен белдерде. Бердәм Совет халкының, шушы аяусыз сугышта бик күп югалтулар белән җиңү яулый алуы белән горурландылар, батырларга рәхмәт хисләрен белдерделәр.