Түбән Каманың «Веста» үзәгенең социаль эш буенча белгече Татьяна Коваль аз тәэмин ителгән, тулы булмаган һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнелүче балалар өчен «Танышу» дип аталган төркемле дәрес үткәрде.
Чара интернет-бәйлелекне кисәтү эше һәм «Әйдәгез, аралашабыз» курсы уңаеннан оештырылды. Проектның максаты: үз эшчәнлегеңне дөрес алып барырга һәм компьютерны файдалы һәм дөрес итеп кулланыга өйрәнү.
Дәрес башында белгеч балаларга бер-берсе белән уен рәвешендә танышып алырга тәкъдим итте. «Кар өеме» уенында балалар түгәрәккә басып, исемен һәм исеменең беренче хәрефенә башланган нинди дә булса сыйфатны атарга тиеш иде. Алдагы уенчы башта куршесенекен, аннан соң гына үзенекен әйтергә тиеш. Түгәрәк буенча уен дәвам итте. «Сәламләү» уенында балалар бер-берсенә карап елмаерга һәм дәрес азагына чаклы яхшы кәеф белән катнашсын өчен уенчыга бер-ике яхшы сүз әйтергә тиеш булдылар.
Шуннан соң белгеч балалар белән әңгәмә үткәрде. Компьютер алдында озак утыралармы, интернет-бәйлелекнең ни икәнен беләләрме дип кызыксынды. Нәтиҗәләр күрсәткәнчә, балалар бик күп вакытларын интернет челтәренә сарыф итәләр булып чыкты. Алга таба балаларга «уңай» һәм «каршы» дип аталган презентация күрсәтелде.Төркемнәрдә интернет челтәрендә файдалы утыру серләре дип аталган белешмәлекләр ясалды. Бу белешмәлекләрдәге кагыйдәләрне чагыштырганда һәр катнашучы үзенең кагыйдәләрен расларга һәм аны ни өчен үтәргә кирәклеген исбатларга тырышты.
Дәрес ахырында белгеч балаларга түгәрәкләр, чәчәк, йөрәк формасында киселгән кәгазь битләр бирде. Һәрбер катнашучы үзенә ошаган биткә, бу очрашуда алган тәэсирләрен язды һәм үзенә истәлеккә калдырды.