Яр Чаллы шәһәренең «Кояшкай» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә патриотик тәрбиягә зур игътибар бирелә.
Тәрбияче Трофимова А.М. 18 инвалид бала өчен Бөек Ватан сугышында катнашкан комсомоллар турында сөйләде. Балалар комсомолларның туган җирне саклауда күрсәткән батырлыклары турында фильм карады. Аларны искә алып шигырьләр сөйләделәр.