«Ласка» приюты тәрбиячеләре үз эшләрендә яңа эш формаларын актив кулланалар. 3 майда «Биш йолдыз» уены 9-12 яшьлек балалар катнашында узды.
Уен балаларның сәләтен үстерүгә,төркемнәрдә аңлашып эшләргә,үз гамәлләрен анализларга,уртак карарлар кабул итә белергә, дусларның фикерләре белән уртаклашырга юнәлдерелгән.
Чараны оештыручылар хәбәр иткәнчә, уен бик кызык булды ,аның һәр этабында балалар популяр биремнәр –сынаулар алдылар. Дөрес җавап өчен бүләккә «йолдыз» бирелде. Биш йолдыз откан беренче команда, алтынчы йолдызны бушка алды.