«Мечта» приюты балалары өчен киләчәктәге һөнәрләрен дөрес сайлау буенча чара оештырылды.
Балалар «Татавтодор» оешмасына экскурсиягә барды. Биредә аларга юл салу серләрен чиштеләр. Юлларның сыйфатлыгын ничек билгеләргә мөмкин икәнен аңлаттылар.Инсаннарның күп төрле сорауларына да җавап табылды.
Соңыннан нәни кунакларны чәй табыны янына җыйдылар.